Кукмараның Ядегәр авылыннан Фирдания Яббарова: «Кул эшләре бер дә модадан чыкмый»

Кукмараның Ядегәр авылыннан Фирдания Яббарова: «Кул эшләре бер дә модадан чыкмый»

«Чигү – күңелгә рәхәтлек бирә торган шөгыль», – ди Кукмара районының Ядегәр авылында яшәүче Фирдания Яббарова.

«Хәзер элеккеге кебек чиккән юк инде», – дисә дә, Фирдания апаның өендә тәрәзә пәрдәләре, мендәр тышлары, ашъяулык, алъяпкычлар – үзенең хезмәт җимеше. Аларның һәрберсендә хуҗабикәнең кул җылысы сизелә. Ул бәйләгән йомшак оекбаш-бияләйләр, матур кофталар балалар-оныкларының тәннәрен генә түгел, күңелләрен дә җылыта.

«Сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, фермага эшкә килдек»

Фирдания апа Казанда туган икән. Әмма, әти-әнисе читкә эшкә китү сәбәпле, өч яшьлек сабый Түбән Шәмәрдәндә әтисе ягыннан әби-бабай тәрбиясенә кала. Аннары кызны әтисенең сеңлесе Вәсилә үз канаты астына алып, олы тормыш юлына озата.

Без – өч бертуган, әмма төрлебез-төрле якка таралган. Әти белән әни Карагандага эшкә китәргә уйлагач, әби-бабай, безгә иптәш булырлар дип, мине үзләре янына алып калганнар. Ә абый әни ягыннан Казандагы әби-бабай тәрбиясендә үскән. Бүгенге көндә дә ул Казанда гомер итә. Ә читтә тагын бер энебез дөньяга килгән, – дип сөйләде Фирдания ханым.

Кул эшләренә мәхәббәт исә яшь чактан килә, ди Фирдания апа. Мәктәптә укыганда ук бәйли, чигә башлый. Балаларга хезмәт күнекмәләре бирүдә укытучыларның өлеше зур була. Ә фермада эшли башлагач, чигү, бәйләү белән тагын да ныграк мавыгып китә. Фирдания ападан ферма эше турында да сорадык.

Мәктәптә сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, иптәш кыз белән фермага эшкә килдек. Бер-ике ай гына таналар карадык та, сыер сава башладык. Кул белән 17-18 сыер сава идек. Әле ат белән керткән азыкны өеп куясы, абзарларын җыештырасы… Кул эше бик күп булды. Җәй көннәрендә малларны җәйләүгә чыгаралар, шунда савасы, кечкенә урындыгыбызны күтәрә идек тә, саз-пычрак ера-ера, сыер янына барып утыра идек. Әле ярый маллар тик торган, кайберләрен мөгезеннән эләктереп, урындык аягына бәйләп куя идек. Аннары кулланылышка чиләкле аппаратлар керде. Эше авыр булса да, күңелле вакытлар, яшьлек бит, – ди ул.

«Чигү күңелгә рәхәтлек бирә»

Әз генә буш вакыты чыгуга, ярыша-ярыша, бәйләргә, чигәргә керешә ул. Мендәр тышлары, карават кырыйлары, кулъяулыклар чигә, оекбашлар бәйли – берсе дә калмый.

Чигү үрнәкләрен исә кызлар белән бер-берсеннән алышалар икән. Җепләрне иске киемнәрне сүтеп әзерли. Кияүгә чыккач та, бу шөгыльне ташламый. Кайната-кайнана белән төп йортта дус-тату гомер итәләр, өлкәннәр яшьләргә зур ярдәмче була. «Балалар караулы, эштән кайтышка ашарга әзер булды, шуңа күрә дә кул эшләренә вакыт калгандыр», – диде ул.

Сыер савуга кырык ел гомерен багышлый Фирдания апа. Шуннан лаеклы ялга китә.

Фирдания апаның тормыш иптәше Рәшит абый да фермада хезмәт куйган, шофёр булган, ә соңыннан янгын сүндерү бүлекчәсендә эшләгән. Алар бергә биш бала – өч кыз, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка, Рәшит абый бер ел элек бакыйлыкка күчкән.

Чигү – күңелгә рәхәтлек бирә торган шөгыль, үз дөньяңа кереп китәсең дә бернәрсә турында да уйламыйсың. Әмма хәзер алай күп чикмим, оныкларга кирәк булганда, мәктәптән сорасалар гына ярдәм итәм. Тик шулай да оекбашлар бәйлим әле, анысын калдырмыйм, – ди оста куллы танышыбыз.

Тормыш көткәндә бу шөгыль өстәмә ярдәм була. Чөнки элек кием-салым хәзерге кебек, кибетләрдә рәт-рәт эленеп тормый, юклык иде, дип сөйли өлкәннәр.

Биш бала арасында мин – иң олысы. Ул вакытта акча булмагач, әни гамажга кадәр бәйли иде. Мәктәпкә дә, әле яшь чакта дискотекаларга да әни бәйләгән күлмәк, свитерларны кидем. Аңа иптәш кызлар да кызыга иде. Күршедәге бергә укыган дустыма да башлык, кофталар бәйләп биргәне булды. Кул эшләре бер дә модадан чыкмый инде ул. Балалар бакчасына йөргәндә бер күлмәгемнең изүенә бетми торган тап тиде. Аны каплар өчен әни матур итеп чигеп куйды. Ул бик әйбәт сакланды, хәтта үземнең кызга да кидерттем, – дип сөйли кызы Гөлнара.

Фирдания апа бүгенге көндә улы Зөлфәт, килене Айгөл һәм оныклары белән тыныч тормыш кичерә. Кайнана белән 23 ел дус-тату гомер итеп туплаган тәҗрибәсен ул хәзер үзенең тормышында куллана. Кайнанасы Гайникамал апа зирәк акыллы, хөрмәтле ханым була. Ә Фирдания апаның карават башында аның истәлеге итеп элеп куелган элеккеге кер үтүкләү җайланмасы, лампа…

logo

country-kz.com публикует актуальные сюжеты о лучших людях, компаниях региона.

Миссия портала Страна KZ - заключается в продвижении демократических ценностей путём предоставления точных, неподцензурных новостей и проведения открытых дискуссий в странах, в которых свобода слова находится под угрозой и в которых доминирует дезинформация. Попытки внешнего давления не влияют на нашу деятельность. Наши журналисты находятся на передовой в борьбе за свободу СМИ

Наш e-mail: [email protected]

Copyright © 2011-2026 . http://country-kz.com.
При использовании материалов сайта гиперссылка на сайт обязательна. Редакция - [email protected]