Лисичанск балалары Татарстанга сәфәрләреннән соң күргәзмә оештырды

Яз көне Лисичанск сәнгать мәктәбендә укучылары Татарстанда булдылар.

Балалар Биектау районындагы «Добрый» лагеренда ял иттеләр, Казанга барып кайттылар, Н. И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында булдылар.

Сәфәр вакытында рәсемнәр һәм фотосурәтләр ясадылар. Лисичанскига кайткач, укучылар педагоглар белән бергә сәфәрләре турында күргәзмә оештырырга булдылар. Алар эшләрне җәйге каникул вакытында әзерләгәннәр.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов белән очрашуда балалар Казан һәм Татарстаннан алган тәэсирләреннән соң туган картиналар һәм рәсемнәрне тәкъдим иттеләр.

"Балаларның хис-кичерешләре, аларның күзләре алдамый. Татарстанга барудан алган шатлыкны, әлбәттә, яшереп булмый. Хәтта алар хәзер яши торган катлаулы шартларда да балалар бала булып кала. Игелек, шатлык, энергия белән тулган бу күзләрне күрү бик күңелле. Әлеге сәнгать мәктәбе педагогларын аерым билгеләп үтәсем килә. Аларның башкарган гамәлләре бик кыйммәт тора. Бу катлаулы хәлдә алар балаларга белем генә бирми, ә рухи яктан да аларның үсешенә, иҗатына зур өлеш кертәләр», — дип билгеләп үтте Сергей Демидов.

logo

country-kz.com публикует актуальные сюжеты о лучших людях, компаниях региона.

Миссия портала Страна KZ - заключается в продвижении демократических ценностей путём предоставления точных, неподцензурных новостей и проведения открытых дискуссий в странах, в которых свобода слова находится под угрозой и в которых доминирует дезинформация. Попытки внешнего давления не влияют на нашу деятельность. Наши журналисты находятся на передовой в борьбе за свободу СМИ

Наш e-mail: [email protected]

Copyright © 2011-2026 . http://country-kz.com.
При использовании материалов сайта гиперссылка на сайт обязательна. Редакция - [email protected]