Ясалма фәһемсез сайлау: Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан Татарстанда агитация башлана

Ясалма фәһемсез сайлау: Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан Татарстанда агитация башлана

Татарстанда Дәүләт Думасына һәм муниципаль органнарга сайлауларга кандидатлар теркәү төгәлләнде. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясендә агитация кампаниясе, сайлаулар өчен яңа цифрлы сервислар һәм системаны киберһөҗүмнәрдән ничек саклаулары турында сөйләделәр. Нәрсәләр үзгәрүе һәм нинди рисклар булу турында – «Татар-информ» язмасында.

Кампания башланды: 10 партия, 6 округ һәм тавыш бирү өчен 152 ил

19 августта муниципаль сайлауларга кандидатлар теркәү төгәлләнде: алты партиядән 560 кандидат һәм үз-үзен тәкъдим итүче кандидат, 40 районда 202 мандат. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта хәбәр иткәнчә, теркәлгән кандидатлар саны буенча ЛДПР, «Бердәм Россия» партияләре һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр алда бара.

Төп кампания – Дәүләт Думасына сайлаулар. Федераль исемлектә – ун партия һәм бөтен Россия буенча теркәлгән 80 кандидат, дип хәбәр итте Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. Татарстанның бер мандатлы алты округында алты сәяси партиядән 33 кандидат теркәлгән.

«Теркәлү этабы төгәлләнде һәм сайлау кампаниясенең иң якты этабы – массакүләм мәгълүмат чараларында агитация чоры башлана. Без 12 телерадиоканал өчен 105 сәгать 45 минут эфир вакыты уйнаттык. Ә 84 кәгазь басма үзләренең бушлай бастыру мәйданын тәкъдим итә», – диде Андрей Кондратьев.

Агитация графигын бүген, 21 августта, республиканың Үзәк сайлау комиссиясе утырышында раслыйлар, шуннан соң ул дәүләт хезмәтләре сайтында һәм порталында чыгачак. Эфир вакытының яртысы дебатларга, яртысы партия һәм кандидатларның роликларына бүленеп бирелә.

«Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы сайлау кампаниясе өчен мәгълүмати хаб булды. Сез кайда, ничек, кайчан тавыш биреп буласын, сайлаучыларның кайсы исемлегендә булуыгызны, авыру тавыш бирүчегә сайлау участогында волонтёрдан ничек ярдәм сорарга икәнен белә аласыз», – диде спикер.

Аерым алганда, порталда үзеңнең участокны белергә, киредән теркәлергә һәм яшәү урыны буенча Россиянең теләсә кайсы почмагында һәм хәтта дөньяның 152 илендә тавыш бирә аласыз.

Татарстанның цифрлы үсеш министры Илья Начвин

Кибериминлек, ясалма фәһем һәм фейклар

Узган елда республиканың сайлау системасындагы цифрлы сервисларга ике миллионга якын һөҗүм булган. Татарстанның цифрлы үсеш министры Илья Начвин сөйләгәнчә, төбәккә көн саен һөҗүм итәләр. Татарстан әле БРИКС Уеннары һәм Киләчәк уеннары вакытында ук киберсаклануның бай тәҗрибәсен туплаган. Бу вакытта республика һөҗүмнәрнең моңа кадәр күрелмәгән саннары белән очрашкан.

«Тулаем алганда республикада бай тәҗрибә тупланды. Без көн саен төрле күләмдәге һөҗүмнәргә дучар булып торабыз. Бердәм челтәргә 10 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль оешма тоташтырылган, һәм ул кирәкле саклау чаралары белән тәэмин ителгән», – диде ул.

«Сайлаулар» Автоматлаштырылган дәүләт системасы тышкы тәэсирләрдән сакланган, уртак интернетка тоташтырылмаган һәм мәгълүматларны санаулы минутларда эшкәртергә мөмкинлек бирә. «Элек сайлаучылар санын без яртышар ел җыя идек. Хәзер бу шул дәрәҗәдә автоматлаштырылган, һәр участок өчен сайлаучылар исемлеген санаулы минутларда эшкәртергә һәм әзерләргә була», – дип аңлатты Кондратьев.

Аерым тема – ясалма фәһем. Сайлау законнарына агитация материалларында ясалма фәһем куллануны тыя торган төзәтмәләр керттеләр.

«Ясалма фәһем – медальнең икенче ягы. Бүген дипфекйлар бик күп. Анда мәсәлән, сезнең дустыгызга, дус кызыгызга физик яктан бик охшаган кеше сезгә мессенджер аша шалтыратып теге яки бу үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – дип мисал китерде Начвин һәм мессенджерлар һәм СМСлар буенча алып барылган агитациягә игътибар итмәскә өндәде.

Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар элемтәсенә 95 шалтырату булды, дип өстәде Андрей Кондратьев. Сорауларның күпчелеге – «мобиль сайлаучы» механизмы, тавыш бирү адресын төгәлләштерү һәм сайлаучылар исемлегендә булуны тикшерү турында. Шулай ук агитация чоры башлануга бәйле рәвештә, кандидатлар һәм партияләр турында сораулар да барлыкка килгән.

«Кешеләр кем өчен тавыш бирәчәкләре һәм кемгә өстенлек бирәчәкләре аңлашылуын көтә», – диде Кондратьев.

«ИнформУИК» проекты

Быелгы яңалык – «ИнформУИК» проекты, аны шушы көннәрдә Казанда һәм Чаллыда эшләтеп җибәрделәр. 2023 елдан ул тест режимында Мәскәүдә эшләде, ә хәзер Татарстанга да килеп җитте.

««ИнформУИК» – участок сайлау комиссияләре әгъзаларына безнең сайлаучыларның өйләренә бару мөмкинлеге бирә торган уңайлы сервис», – дип аңлатты Андрей Кондратьев.

Мәгълүмат җиткерүчеләр, аерым алганда, Бөек Ватан сугышы ветераны, күпбалалы гаиләләр һәм махсус операция хәрбиләре янына барып кайткан инде.

«Бөек Ватан сугышының 101 яшьлек ветераны янына бардылар. Ул аларның килүенә бик рәхмәтле булды», – дип сөйләде Кондратьев.

Сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирү вакыты һәм урыны турында сөйли, шулай ук азмобиль гражданнар өчен өйдә тавыш бирүгә гаризалар җыя. Андрей Кондратьев сүзләренчә, бу сервис сайлаучыларга мәгълүмат җиткерү өчен уңайлы корал булды, ул хәтта төрле сәбәпләр аркасында интернет кулланмаучы кешеләрне дә иңләргә мөмкинлек бирә.

logo

country-kz.com публикует актуальные сюжеты о лучших людях, компаниях региона.

Миссия портала Страна KZ - заключается в продвижении демократических ценностей путём предоставления точных, неподцензурных новостей и проведения открытых дискуссий в странах, в которых свобода слова находится под угрозой и в которых доминирует дезинформация. Попытки внешнего давления не влияют на нашу деятельность. Наши журналисты находятся на передовой в борьбе за свободу СМИ

Наш e-mail: [email protected]

Copyright © 2011-2026 . http://country-kz.com.
При использовании материалов сайта гиперссылка на сайт обязательна. Редакция - [email protected]