Марат Хөснуллин үзенең кырыс тәкъдиме белән Президентны гаҗәпләндерүе турында сөйләгән

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә бервакыт үзенең кырыс тәкъдиме белән Россия Президенты Владимир Путинны гаҗәпләндерүе турында сөйләп үткән.

Бу хәл 2020 елда – Хөснуллин Хөкүмәттә эшли башлагач килеп чыккан. Сигез төбәкнең юл төзелеше буенча еллык планны үтәмәве ачыкланган. Ул Президентка хисап тоткач, эшне өзүгә җаваплыларны – губернаторлар урынбасарларын, төбәк министрлары һәм заказчыларны эшләреннән алырга тәкъдим иткән.

Владимир Путин: “Нишләп шуның кадәр кырыс адымга барырга?” – дип сорап куйган. Вице-премьер башкалар өчен моның әйбәт сабак булачагын, бюджет акчасын алып та, эшне вакытында башкармауга юл куярга ярамавын әйткән.

Президент үзенең администрациясенә һәм төбәкләр башлыкларына бу мәсьәлә буенча эшләргә кушкан. Нәтиҗәдә сигез түрәне эшеннән алганнар.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, шушы вакыйгадан соң юл төзелеше буенча еллык план барлык төбәкләрдә дә вакытында үтәлеп килә.

logo

country-kz.com публикует актуальные сюжеты о лучших людях, компаниях региона.

Миссия портала Страна KZ - заключается в продвижении демократических ценностей путём предоставления точных, неподцензурных новостей и проведения открытых дискуссий в странах, в которых свобода слова находится под угрозой и в которых доминирует дезинформация. Попытки внешнего давления не влияют на нашу деятельность. Наши журналисты находятся на передовой в борьбе за свободу СМИ

Наш e-mail: [email protected]

Copyright © 2011-2026 . http://country-kz.com.
При использовании материалов сайта гиперссылка на сайт обязательна. Редакция - [email protected]