Татарстан Рәисе БМО генераль секретареның махсус илчесе белән эшлекле очрашу уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов БМО генераль секретареның Цивилизацияләр альянсындагы югары вәкиле, БМО генераль секретареның махсус илчесе Мигель Анхель Моратинос белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашу «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумының пленар утырышы алдыннан узды.
Рөстәм Миңнеханов Мигель әфәнде Анхель Моратиноска Казанга визиты һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы эшендә һәм форум чараларында катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Яклар стратегик караш төркеме кысаларында мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү турында фикер алыштылар.
Мигель Анхель Моратинос «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеген һәм тулаем төркем җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның эшчәнлеген югары бәяләде.
Очрашуда Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров һәм башкалар катнашты.
Белешмә өчен:
Мигель Анхель Моратинос — 2004-2010 елларда Испаниянең Тышкы эшләр министры урынын биләгән испан дипломаты һәм сәясәтчесе. 2018 елдан — БМО Генераль секретаре урынбасары, 2019 елдан — Цивилизацияләр альянсы буенча югары вәкил.
2024 елда исламофобиягә каршы көрәш буенча тарихта беренче БМО махсус илчесе итеп билгеләнде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.