Хәрби операциядәге райондашыбыз ялга кайткан
Узган җомга көнне Саклаубаш авылының «Рамазан» мәчетендә оештырылган ифтар мәҗлесенә махсус хәрби операциядән чираттагы кыска ялга кайткан авылдашлары Вәлиев Фәрит Рәфкать улы да килгән иде.
2022 елның сентябрь аенда 4 айга хәрби килешү төзегән егет менә дүртенче елын инде илебез иминлеген саклый.
– Улымның килешү төзегәнен белмәдем дә, миңа әйтмәде. Китәр алдыннан минем яныма ике минутка гына кереп чыкты. Бөтен авыл белгән, бер мин белмәгәнмен китәсен. «Борчылма, әнием, барысы да яхшы булачак. Кеше комбайнда да янып үлә, язылган булмасын», – диде улым. Каршы килмәдем, исән-сау йөрсен, – диде Фәритнең әнисе Гаҗилә апа.
«Пегас» позывнойлы батыр егетнең күкрәген медальләре бизи. Арасында «Батырлык өчен», «Жуков» медальләре бар. «Махсус хәрби операциядә катнашучы» исемлесен дә биргәннәр.
Фәрит Вәлиев Үзбәкстанда Чирчик шәһәрендә туган. Ул беренче сыйныфны тәмамлагач, гаиләсе Татарстанга Тукай районына күченеп кайткан. Ә бер елдан ул вакытта агрофирма директоры булып эшләгән Азат Нәҗметдинов аларны эшкә чакырган. Шулай итеп, Вәлиевләр Сарман районы Алга авылына кайтып төпләнгәннәр. Башлангычны Фәрит шунда укып бетергән. Ә инде 5-11 сыйныфларда ул Саклаубашта укый. Урта мәктәп тәмамлауга, егеткә, хәрби хезмәткә чакырып, повестка килә. Мәскәү өлкәсендә чик сагында хезмәт итеп, исән-имин яшәгән якларына әйләнеп кайта солдат.
Мәктәптә укыганда тарих фәннәрен аеруча яраткан егетнең Алабуга дәүләт педагогия университетына укырга керү теләге була. Хыялын тормышка ашырырга дип, калага китә ул. Әмма ләкин язмыш аңа башка юл сыза. Фәрит, фикерен үзгәртеп, Алабуга милиция мәктәбенә укырга керә. 1,5 ел һөнәр үзләштергәннән соң, ул эшкә урнаша һәм Түбән Кама шәһәрендә эчке эшләр бүлегендә эшли башлый. Тырыш хезмәте белән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу вакытта гаилә кора, яшь парның уллары туа. Тик язмышы янә икенче юл ала. Фәрит Рәфкать улы авылга кайтырга карар кыла. Агрофирмада тракторчы булып эшли башлый. Ә махсус хәрби операция башлангач, үзе теләп, ил сагына баса. Менә дүртенче тапкыр ялга кайткан инде ул. Әнисе, апасы аны көтеп алалар, аның исәнлеген теләп, көн саен дога кылалар.
Ефрейтор, сержант составында хезмәт итә ул. Хезмәттәшләре аны ярдәмчел, туры сүзле, гади булганлыгы өчен хөрмәт итәләр. Кыю, тәвәккәл егетнең күңеле көр, җиңүгә ышанычы да көчле.
– Аллаһка шөкер, бөтен җирем исән-сау. Аллаһ теләсә, исән-сау кайтырмын да. «Син беркайчан зарланмыйсың», диләр миңа. Нигә зарланыйм, аяк-кулларым исән-сау, йөрим, хәрәкәтләнәм, – ди Фәрит.
Ул яу кырында яраланган да, аягын имгәткән, контузия алган, әмма рухы сынмаган. Бер дә бирешми, авырлыкларны сиздерми ул. Аның һәр сүзендә ватанпәрвәрлек, гаиләсенә мәхәббәт һәм башкарган хезмәтенә тугрылык сизелә. Ул – авылдашларының горурлыгы, яшьләргә үрнәк. Һәркайсы аңа хезмәтендә җиңеллек, сабырлык, исәнлек теләделәр. Саклаубаш авылының һавасы көч бирсен, бөек җиңүгә дәрт өстәсен иде. Без дә Фәритнең һәм хезмәттәш дусларының исән-сау булуларын, җиңү белән кайтуларын көтәбез.
Альбина Сабирова