МАКС мессенджерлар арасында лидер булды
МАКС Россиядә мессенджерлар арасында айлык аудитория буенча беренче урынга чыкты, дип яза «Ведомости» Mediascope мәгълүматларына сылтама белән.
Июнь аенда анда илнең 12 яшьтән өлкәнрәк 86,2 млн кешесе булган.
Апрельдә лидер булган Телеграм икенче урынга төшкән – аны кулланучылар саны 75,7 млн, ә өченче урынны 63,5 млн аудитория белән WhatsApp* биләгән.
Mediascope мәгълүматлары буенча, июньдә мессенджерны 12 яшьтән өлкәнрәк 86,2 млн россияле кулланган, бу аны мессенджерлар арасында лидер иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
*Metaга карый, Россиядә экстремистик дип танылганлыктан тыелды