Быел «Татарча диктант» акциясе Тукайның 140 еллык юилее кысаларында уза

Бөтендөнья татар яшьләре форумы 24-26 апрель көннәрендә Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә чакыра. Быел ул Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.

Беренче тапкыр акция 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре һәм креатив татар активистлары форумы инициативасы белән үткәрелде. Башта ул Татарстанда һәм берничә төбәктә генә узган булса, бүген инде акция 26 илдә һәм Россиянең 73 төбәгендә яшәүче милләтәшләребезне берләштерә.

Казанда да ул берничә мәйданчыкта узачак. Төп мәйданчык – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы (Татарстан ур., 2 йорт). Диктант язарга теләүчеләрне 10:00 сәгатьтә көтеп калалар. Якынча 150-200 кеше катнашыр, дип көтелә.

Шулай ук диктантны онлайн форматта diktant.tatar рәсми сайты аша да язарга мөмкин. «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында да трансляцияләнәчәк. Сайтта картадан үзегезгә уңайлы булган мәйданчыкны да сайлап алырга мөмкин.

«Бөтендөнья татар конгрессы 2026 елны Тукай елы дип игълан итте. Россиядә, чит илләрдә дә бу уңайдан күпсанлы чаралар уза. «Татарча диктант» акциясен апрельгә күчерүебезнең дә сәбәбе шул. Гадәттәгечә, 3 төрле текст биреләчәк. Алар барысы – Тукай әсәрләре», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

logo

country-kz.com публикует актуальные сюжеты о лучших людях, компаниях региона.

Миссия портала Страна KZ - заключается в продвижении демократических ценностей путём предоставления точных, неподцензурных новостей и проведения открытых дискуссий в странах, в которых свобода слова находится под угрозой и в которых доминирует дезинформация. Попытки внешнего давления не влияют на нашу деятельность. Наши журналисты находятся на передовой в борьбе за свободу СМИ

Наш e-mail: [email protected]

Copyright © 2011-2026 . http://country-kz.com.
При использовании материалов сайта гиперссылка на сайт обязательна. Редакция - [email protected]