“Арзан машина турындагы” хыял 3 миллионга төшкән

Түбән Камада яшәүче хатын-кыз мессенджер аша чит ил автомобиле сатып алмакчы булып, мошенникларга 3 миллион сум акча күчергән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ул интернетта Европада җитештерелгән машина сатылуы турындагы белдерүгә тап булган һәм “менеджер” белән элемтәгә керә. Сатып алу шартларын тикшереп, хәтта компания турында мәгълүматны интернетта карап чыккач та, хатын тәкъдимгә ышанган.

Килешү төзелгәннән соң, ул 900 мең сум таможня чыгымнары өчен, шулай ук автомобиль өчен 2,3 миллион сум акча күчергән.

Ләкин берничә көннән соң “китереп бирү буенча брокер” тагын 3,7 миллион сум сорап элемтәгә чыккан. Нәкъ шул мизгелдә генә хатын-кыз үзен алдауларын аңлап полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хокук сакчылары кисәтә: интернеттан кыйммәтле әйбер сатып алганда сак булыгыз. Сатучыны тикшермичә генә таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез.

Билгеле булганча, Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

logo

country-kz.com публикует актуальные сюжеты о лучших людях, компаниях региона.

Миссия портала Страна KZ - заключается в продвижении демократических ценностей в Казахстане путём предоставления точных, неподцензурных новостей и проведения открытых дискуссий в странах, в которых свобода слова находится под угрозой и в которых доминирует дезинформация. Попытки внешнего давления не влияют на нашу деятельность. Наши журналисты находятся на передовой в борьбе за свободу СМИ в Казахстане

Наш e-mail: [email protected]

Copyright © 2011-2026 . http://country-kz.com.
При использовании материалов сайта гиперссылка на сайт обязательна. Редакция - [email protected]