Мөнир Әһлиуллин вафат булды

Журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнир Әһлиуллин 85 яшендә вафат булды.

Мөнир Абдулла улы 1940 елның 27 сентябрендә Буа районының Кыр Тәүгелдесе авылында туа. Казан университетын һәм КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый.

1960 елдан — Кама Тамагы районының «Кызыл байрак» («Красное знамя») газетасы мөдире. Аннары телевидениедә эшли — 1963 елдан Лениногорск студиясенең мөхәррире була. 1968 елдан — ТАССР Министрлар Советы каршындагы радиотапшырулар һәм телевидение комитетында хатлар бүлеге мөдире, ә 1969 елдан Уфада «Кызыл таң» газетасында бүлек җитәкчесе булып эшли.

1973-1996 елларда «Ватаным Татарстан» газетасында хезмәт куя (корректор, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, 1990 елдан – баш мөхәррир). 1997 елдан Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары вазифасын башкара. 1999-2003 елларда — «Татарстан» журналының баш мөхәррир урынбасары, 2005-2007 елларда — «Шәһри Казан» газетасының бүлек мөхәррире.

Мәкаләләре «Татарстан яшьләре» газетасында, «Казан утлары», «Сөембикә», «Татарстан» журналларында һәм башка газета-журналларда басыла. Язмаларының төп темалары — дәүләт төзелеше, милләтара мөнәсәбәтләр, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре.

1984 елда Х.Ямашев исемендәге премия лауреаты була. 1990-1995 елларда — Татарстанның халык депутаты.

Мөнир Әһлиуллин белән хушлашу мәрасиме бүген Мамадыш тракты, 40 йорт адресы буенча 11:00 сәгатьтә була.

logo

country-kz.com публикует актуальные сюжеты о лучших людях, компаниях региона.

Миссия портала Страна KZ - заключается в продвижении демократических ценностей в Казахстане путём предоставления точных, неподцензурных новостей и проведения открытых дискуссий в странах, в которых свобода слова находится под угрозой и в которых доминирует дезинформация. Попытки внешнего давления не влияют на нашу деятельность. Наши журналисты находятся на передовой в борьбе за свободу СМИ в Казахстане

Наш e-mail: [email protected]

Copyright © 2011-2026 . http://country-kz.com.
При использовании материалов сайта гиперссылка на сайт обязательна. Редакция - [email protected]