Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең эшчәнлеге уңай бәяләнде

Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең эшчәнлеге уңай бәяләнде

Хуҗа Хәсән авыл җирлеге — райондагы иң эре җирлекләрнең берсе.

Кушкүл, Александровка, Турминский авылларын берләштергән җирлекнең халык җыены Хуҗа Хәсән мәдәният йортында узды. Халык белән очрашуга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Эльвира Заһидуллина, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, прокурор Игорь Осипов, төрле оешмалар җитәкчеләр килде. Аларның һәрберсе үз компетенцияләренә караган сорауларга җавап бирергә әзер иде.

Җирлек башлыгы Светлана Матвеева ел дәвамында башкарылган эшләре турында горурланып өйләде. Чөнки җирлекне төзек тоту буенча күләмле эшләр башкарылган. Үзара салым программасының файдасын үз мисалларныда ачык күрәләр. Бу программада актив катнашулары өчен халыкка рәхмәт сүзләре яңгырады.

Әлеге җирлектә дә терлек асраучы уңган гаиләләр күп. Терлек сатудан гаилә бюжетын тулыландырып яшәүче гаиләләр дә байтак.

Мәктәп директоры Надежда Макарова, Турминский авылы фельдшеры Галина Ермолаева чыгышларын да кызыксынып тыңладылар.

Җирлек халкы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрүдә дә актив катнаша. Бар теләк: туган илебездә тизрәк тынычлык урнашсын иде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында райондагы вәзгыятькә, социаль —икъисади күрсәтечләргә тукталды. Залдан яңгыраган сорауларга җаваплар бирелде. Бу хакта газетаның алдагы саныннан тулырак укый аласыз.

logo

country-kz.com публикует актуальные сюжеты о лучших людях, компаниях региона.

Миссия портала Страна KZ - заключается в продвижении демократических ценностей в Казахстане путём предоставления точных, неподцензурных новостей и проведения открытых дискуссий в странах, в которых свобода слова находится под угрозой и в которых доминирует дезинформация. Попытки внешнего давления не влияют на нашу деятельность. Наши журналисты находятся на передовой в борьбе за свободу СМИ в Казахстане

Наш e-mail: [email protected]

Copyright © 2011-2026 . http://country-kz.com.
При использовании материалов сайта гиперссылка на сайт обязательна. Редакция - [email protected]